«Папирустан заманча китапларга кадәр»: тарихи экскурс (6+)

«Мәдәни шимбә» акциясе кысаларында 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен тарихи экскурс үткәрде.

фото
IMG-20210910-WA0005
IMG-20210909-WA0029
IMG-20210909-WA0016

Китап! Ул кеше тормышына балачактан ук килеп керә, һәм без сулар һавага, яктыртучы кояшка ияләнгән кебек үк аңа да ияләнәбез. Борынгы заманнарда кешеләр китапларның кадерен белә, аны кыйммәтле бүләк дип атый. Һәм, билгеле, һәр китапның үз тарихы бар. 

Чарада балалар мавыктыргыч китап тарихын тыңлады. Монда алар иң беренче китапларның ташларда, балчык такталарда, соңрак папирус, пергамент, каен тузына күчереп язылуы турында белде. Укучылар өчен «Китап турында китап» презентациясе күрсәтелде. Гигант китаплар һәм кәрлә китаплар турында сөйләгәннәр аларда аерым бер кызыксыну уятты. Гиннесның рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң кечкенә китапны Россия рәссамы Владимир Анискин ясаган икәнен белделәр. В. Анискин үз китабын мәк бөртегенең ике яртысында урнаштырган. 
Чара уеннардан башка узмады, әлбәттә. «Китап нәрсә ярата?» танып белү уенында балалар үзләренең китапка сакчыл мөнәсәбәттә булуларын күрсәтте. 
Экскурс азагында китапханәче китапханәдә булган иң кызыклы, иң яңа китаплар белән таныштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: